Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. Барлык очраклар да контакт. 21 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана. 18 июньгә COVID-19 белән авыруның 4078 очрагы теркәлгән (арту буенча). 2907 кеше терелгән, 1159 кеше дәвалауда. Әлки районында узган тәүлек эчендә COVID-19 зарарлану очраклары теркәлмәгән.