Инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар тудыру, өстәмә эш урыннары булдыру максатыннан Әлки муниципаль районы территориясендә 35,9 га мәйданда «Алтын Үзән»муниципаль сәнәгать мәйданчыгы булдырылды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар тудыру, өстәмә эш урыннары булдыру максатыннан Әлки муниципаль районы территориясендә 35,9 га мәйданда «Алтын Үзән»муниципаль сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Сайланган территориянең уңайлылыгы Казан – Тольятти трассасына якынлыгы белән билгеләнә – 1 км дан да кимрәк. Мәйданчык территориясендә 10 резидентның җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлки муниципаль районы Советы «Алтын Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы предприятиеләрнең 5 елга җир кишәрлекләрен арендага бирүдән азат ителүе турында Карар кабул итте.

Мәйдан территориясендә артезиан скважинасы, су башнясы, 630 кВт егәрлекле трансформатор подстанциясе, газ бүлү шкафы бар, мәйдан эчендәге юллар төзелде.

Ике резидент: шәхси эшмәкәр Илфат Борһанов һәм « АвтоЗапчасть Оптом Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җиргә 5 елга аренда килешүе төзеделәр, зур йөк машиналарын ремонтлау, вак запас частьләр җитештерү белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Шулай ук тагын 3 резидент урнаштыру планлаштырыла ( ООО « Квадро-Тойс», ООО « АЛД-Групп» , ИП Кулыгин А.Л.), алар бетон, теплица хуҗалыгы, бутил суы җитештерү, кош-корт үстерү белән шөгыльләнәчәк. Инвестицияләр күләме - 335 млн. сум, 65 яңа эш урыны булдырылачак. Резидентлар тарафыннан җитештерү биналары төзелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International