Әлки районы мәктәпләре бакча җиләге сата башлады

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бакча җиләгеннән мул уңыш алган мәктәпләр сатудан табыш алалар. Көчле яңгырлардан соң кояшлы җылы көннәр урнашу белән бакчаларда җиләк пешә башлады. Җәйнең бу сые быел да мәктәп участокларында күкрәп уңды. Татар Борнае мәктәбендә бакча җиләген куп еллардан бирле үстерәләр. Яңа мәктәп төзегәндә җиләклекнең берникадәр өлеше тапталган булган. Хәзер виктория плантациясен яңарталар, киңәйтәләр. Быел да күп итеп яшь үсентеләр утыртырга җыеналар. Моны августта, сентябрьнең беренче яртысында эшлиләр икән. Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында ике сыер да асрыйлар, туфракны шуннан чыккан черемә белән генә туендыралар, химик ашламалар кулланмыйлар. Җиләк сатудан кергән акчаны исә спорт инвентаре—чаңгылар, туплар сатып алуга тотарга уйлыйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International