Әлки районында базар кабат эшли башлады

2020 елның 19 июне, җомга

Район үзәге Базарлы Матакта бүген базар яңадан эшли башлады. Коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында  ул шактый вакыт ябылып торган иде. Район халкы өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Бүген инде район үзәген базардан башка күз алдына да китереп булмый. "Матак" сүзе борынгы гарәп телендә "сәүдә урыны"дигән мәгънә аңлата. Якташ язучы Әсрар Гали оныгына язган хатында базарның бу урында борынгыдан ук булуын искә ала. Совет елларында, билгеле сәбәпләр аркасында, базарлар ябылды. 80 нче еллар азагыннан бирле җанлы сәүдә башланды. Товарларны Казаннан, Димитровградтан, башка шәһәрләрдән алып килделәр. Хәзер инде район үзәгенең Кояшлы урамында урнашкан базар халыкның яраткан урынына әйләнде. Биредә бик күп төрле товарлар сатыла. Эпидемия аркасында өч ай буш торган базар бүген ниһаять ишекләрен ачты. Сәүдә рәтләре кабат сатучыларны һәм сатып алучыларны кабул итте. Иртәнге сәгать 5 тә инде ит сатучылар Зөфәр һәм Замир Хөснетдиновлар, кош-корт белән сәүдә итүче Мәрдиевләр , шулай ук Ульяновск шәһәреннән килгән сатучылар үз товарларын тәкъдим итәләр иде. Базарда сәүдә битлек-перчатка режимын төгәл үтәп алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International