Әлки районында электрон түләүләрдән файдаланучылар саны арта.

2020 елның 19 июне, җомга

Электрон түләү - тиз һәм җиңел. Электрон түләүләрдән файдаланучылар аларның уңайлыгына күптән ышанганнар. Һәр гаилә ай саен коммуналь хезмәтләр өчен түли. Моннан тыш ЮХИДИ штрафлары, төрле салымнар һәм башка квитанцияләр килә. Банк һәм почта бүлекчәләре аша бу квитанцияләр өчен түләгәндә билгеле бер уңайсызлыклар туа - чират торырга кирәк бит. Бигрәк тә пандемия вакытында җәмәгать урыннарында азрак булырга тырышырга кирәк. Ә бит өйдән чыкмыйча гына, вакытны әрәм итмичә генә түләргә мөмкинлек бар. Барлык квитанцияләрдә дә диярлек QR-код урнаштырылган. Телефонга төшерәсең дә, адымлап инструкция килеп чыга. Электрон түләүләрнең башка формаларын да сайларга мөмкин. Күпчелек әлкилеләр түләүнең электрон вариантына күчкән. Моңа күпләр ышанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International