Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылларда кече хуҗалык формалары үсеше турында сөйләде. Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстанда 450 меңнән артык шәхси һәм 4 мең фермер хуҗалыгы, шулай ук 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә.
Иң зур үсешне фермер хуҗалыклары бирә, аларның акчалата кереме бер ел эчендә 11 процентка — 2,1 млрд сумга кадәр арткан. Шәхси хуҗалыклар, җитештерү бераз кимесә дә, уңай динамикага ия. Мәсәлән, 5 айда Шәхси хуҗалыклар 186 мең тонна сөт савып алган, 31 мең тонна ит саткан. Фермер хуҗалыклары 73,7 мең тонна сөт җитештерделәр (108,3%), 9,8 мең тонна ит саттылар (106,2%).
Министр билгеләп үткәнчә, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга традицион ярдәм күрсәтүнең барлык чаралары да сакланып калган. Бу максатларга 477,5 млн. сум каралган. Сыер һәм кәҗәләрне тотуга субсидияләрдән тыш, сөт мини-фермалары төзү программасы да бик кирәк. . Быел инде 17 муниципаль районнан 38,6 млн. сумлык 130 гариза бирелгән. Актаныш, Чирмешән, Буа, Түбән Кама һәм Әлки районнары актив.
Дәүләт ярдәме чаралары республикада фермер хуҗалыкларын актив үстерүгә ярдәм итә. Алар терлекчелекнең динамикалы үсеше белән бәйле булган иң зур үсеш бирә. Барлык төр терлек һәм кош - корт буенча үсеш теркәлгән. Кош - корт буенча баш саны бер ел эчендә 40% ка арткан һәм 3 млн. башка якын. Акчалата керем 11 процентка арткан һәм 2,1 млрд. сум тәшкил иткән.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүдә тулы бер эш башкарасы бар. 123 кооператив кына реаль эшчәнлек алып бара, шуларның 74е грант ярдәме алган. Шуның аркасында кооператив хәрәкәтен яңадан торгызуга ирешелде Кооперативлар Әлмәт, Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш, Мөслим, Минзәлә, Саба, Балтач һәм Арча районнарында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү эшен уңышлы башлап җибәрделәр.
Узган ел авыл хуҗалыгы кооперативларына өстәмә рәвештә 3 меңнән артык яңа әгъза җәлеп ителгән, нигездә бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Аларның акчалата кереме ике тапкыр диярлек — 2,9 млрд сумга кадәр арткан.
Марат Җәббаров шулай ук агымдагы кыр эшләре чорында терлек азыгы әзерләү мөһим бурыч булып тора, дип өстәде. Бүгенге көнгә 95 мең тонна печән һәм 940 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Терлекчелек тармагын үстерү һәм авылда кече формаларга ярдәм итү бик мөһим, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Бу продукция җитештерү белән генә бәйле түгел, сүз кешеләрнең керемнәре һәм авылның киләчәге турында бара. Шуңа күрә ярдәм итүнең барлык рәвешләрен дә дәвам итәргә кирәк», — диде ул.