Әлки муниципаль районында «Трактор-тагылма» операциясен үткәрү

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Әлки муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки районы бүлеге тарафыннан «Трактор –тагылма» профилактик операциясе буенча рейд үткәрелде. Рейдның максаты-үзйөрешле машиналарны закон таләпләренә туры китереп эксплуатацияләүне контрольдә тоту, юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау. 19 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча 2 административ беркетмә төзелде, шуларның берсе вазыйфаи затка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International