Җирле депутатлар «җиң сызганып» су белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә. Алдагы елларда бакчачыларның суны куллануы аркасында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булган. Халык җыеннарда да бу мәсьәләне күтәрделәр. Бу атнада җирле депутатлар Әнвәр Вәлиев, Рәфыйк Кәримов, җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев җитәкчелегендә, су башняларын ләм һәм комнан чистарттылар. Бу җиңел булмаган эштә аларга авыл егетләре – Әгъзәм Нотфуллин, Айрат Мәҗитов, Рәмзил Галиев ярдәм итте. Чистартуга гына тукталып калмыйча, депутатлар бак (отстойник) күләмен дә арттырырга карар кылдылар. Эретеп ябыштыручы Ринат Гинанов - үз эшенең остасы. Ул өстәмә торбаларны оста итеп ялгап та куйды. Эшне ике башняда гына башкарырга өлгерделәр әле. Шулай булса да авыл кешеләре краннарда суның тизрәк агуын сизделәр инде.