Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларны искә алып, һәйкәл итәгендә “хәтер шәмнәре” кабызылды. 22 июнь –илебез тарихында иң фаҗигале даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне. 79 ел элек шушы көнне фашист гаскәрләре илебезгә басып керәләр. Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы совет халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт, коточкыч зур югалтулар китерә. Бу канкойгыч сугышта 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелә, йөзләгән шәһәр һәм авыллар җимерелә, алга планнар, хыяллар чәлпәрәмә килә. Бөтен ил белән бергә әлкилеләр дә әлеге хәсрәтле датаны “Хәтер шәме” акциясе белән билгеләп үттеләр. Коронавирус чире таралудан сакланып, бу чара быел бик аз кеше катнашында узды.