Чуаш Кичүе мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Әдилә Зәйдуллина «Җәлил укулары»Халыкара әдәби конкурсында җиңде. Адилә 9 ел буе гел "бишле"гә укый. Ул тырыш, намуслы, хезмәт сөючән. Ел саен рус теле, әдәбият, химия, биология, татар теле буенча бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль туры җиңүчесе һәм призеры булып килә Әдилә. Бу уку елында экология, татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика туры призеры булды. Кызның һәм аның укытучысының зур шатлыгына шушы көннәрдә ул "Җәлил укулары" халыкара конкурсының республика туры җиңүчесе булды. Ул "Яшь ана" шигыре язылган видеосын җибәргән иде.