Әлеге бәйрәм уңаеннан Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә район табиблары, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күп еллар эшләгән өлкән шәфкать туташлары һәм ветераннар катнашында тантаналы чара уздырдылар. Әлки районы башлыгы Александр Никошин медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек һәм авыр, әмма игелекле эшләрендә уңышлар теләде.