Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән — 1 проценттан 5 процентка кадәр ставка буенча кредит алырга мөмкин. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге ярдәм чарасы заем акчаларын зур авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә түгел, кече хуҗалыкларга да бизнесны үстерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Бер заемчы өчен кыска сроклы ташламалы кредитның максималь күләме 600 млн сумнан артмаска тиеш. Кече бизнес вәкилләре, ташламалы кредит бирә торган банкны үзләре сайлап, кирәкле документларны тапшыра алалар.
Татарстанда кече хуҗалыклар буенча кыска сроклы кредитларга — 734,8 млн сумга 152 гариза, инвестиция кредитларына 548,0 млн сумга 58 гариза хупланды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде. Татарстанга барлыгы 725,7 млн сум күләмендә субсидия лимиты бүлеп бирелгән.
Ташламалы шартларда кредит алу өчен берничә таләпләргә туры килергә кирәк:
Кече бизнес вәкилләре бүген үк Саклык банкына (Сбербанкка), Россельхозбанкка, ВТБга, Газпромбанкка, Альфа банкка һәм башкаларга гариза бирә һәм ташламалы шартларда кыска вакыт эчендә хуплана алалар.
Фермерлар Министрлыкның территориаль органнарында яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры: 8-800-444-16-70 буенча кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча түләүсез консультация алырга мөмкин.
Белешмә өчен:
Кече хуҗалык рәвешләре - хисап финанс елында еллык кереме 120 млн. сумнан артмаган "Крестьян (фермер) хуҗалыгы турында" Федераль закон нигезендә төзелгән крестьян (фермер) хуҗалыклары, һәм "Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында" Федераль закон нигезендә төзелгән авыл хуҗалыгы кооперативлары (авыл хуҗалыгы кредит кулланучылар кооперативларыннан тыш), еллык керем буенча чикләүләрсез, хуҗалык җәмгыятьләре, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче хуҗалык партнерлыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай ук авыл хуҗалыгы чималын сатып алучы җитештерү кооперативлары (авыл хуҗалыгы кооперативларыннан тыш).