Балалары булган гаиләләр дәүләт ярдәменә шат. Ил Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булды. Районда мондый мөмкинлектән бер тапкыр бирелә торган ярдәмгә хокуклы 2280 гаиләнең 95 проценты файдаланырга өлгергән. Район Пенсия фонды хезмәткәрләре 200 дән артык кешегә хәбәр иттеләр, COVID-19 чорында гаиләләргә бу механизм турында аңлатма бирделәр. Дәүләт ярдәменең әлеге төреннән файдаланмаган кешеләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Моны дәүләт хезмәтләре Порталы аша, КФҮ яки Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп башкарырга мөмкин. Ата-аналар акчаны үз теләкләре буенча куллана алалар.