Әлки районында тагын бер «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңа уку елында Юхмачы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылачак. «Үсеш ноктасы» үзәге өч кабинеттан торачак: ОБЖ, технология һәм информатика. Шулай ук мәктәптә шахмат зонасы барлыкка киләчәк. Әлеге проект ярдәмендә укучылар сыйфатлы һәм, иң мөһиме, заманча таләпләргә җавап бирүче белем алачак. Әлеге проект районда икенче белем бирү учреждениесендә гамәлгә ашырыла инде. Узган ел шундый үзәк Базарлы Матак урта мәктәбендә ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International