Әлки районында якташлар Иске Алпар авылын төзекләндерәләр

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Иске Алпардан чыккан кешеләр авылның йөзен яхшыртуда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Паркта янә эш кайный. Бүгенге көндә ял итү өчен өр-яңа эскәмияләр алып килделәр, аларны аллея буенда урнаштырдылар, яктырту баганалары урнаштырдылар. Планда-урам фонарьлары урнаштыру һәм брусчатка җәю. Төзекләндерү эшләренең баш инициаторы Рифкать Сәмигуллин. Ул үз тирәсенә авыл тормышына битараф булмаган киң даирә райондашларны берләштерде. Моның өчен аңа без чын күңелдән рәхмәтле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International