Әлки егете Җиңү парадында катнашты

2020 елның 26 июне, җомга

24 июньдә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган Җиңү парады булды. Илнең төп мәйданында узган әлеге тантаналы вакыйгада райондашыбыз – Сихтермә-Хузангай авылы егете Савелий Гордеев катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә тарихи парад Мәскәүдә 1945 елның 24 июнендә үткәрелгән. Кызыл мәйданда парадлар традиция буенча Җиңү көнендә – 9 Майда уза. Әмма быел коронавирус пандемиясе аркасында ул кичектерелде. Җиңү парады 75 ел элек үткәрелгән көндә һәм шул ук сәгатьләрдә булды. Анда  13 меңнән артык хәрби хезмәткәр катнашты. Алар арасында күп кенә чит ил вәкилләре дә бар иде. Кызыл мәйданнан 234 берәмлек хәрби техника (аларның ике дистәсе – иң яңалар) узды. Парадны 75 самолет һәм вертолет очышы төгәлләде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  бу парад чын мәгънәсендә горурлык, тарихи хәтер тантанасы иде. Җиңү парадында райондашыбыз Савелий Гордеевның катнашуы без әлкилеләр өчен аерым бер горурлык булды. Савелийга 20 яшь, ул Санкт-Петербург элемтә хәрби академиясе курсанты. Быел өченче курсны тәмамлаган. Билгеле, Кызыл мәйданнан узасы курсантлар исемлегенә Савелий очраклы гына эләкмәгән. Ул бик яхшы укый, физик әзерлек отличнигы. Узган ел хезмәт бурычларын үрнәк төстә үтәве, әйбәт дисциплина, укудагы уңышлары, тырышлыгы, инициативалылыгы өчен егет хәрби академия начальнигының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Командиры шундый ул тәрбияләгән өчен әти-әнисе Юрий һәм Светлана Гордеевларга Рәхмәт хаты да җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International