Татарстан Республикасының Әлки районындагы Россия Пенсия фонды июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләү башлаячак, ул һәр балага 10 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә. Акчалар апрель һәм июнь айларында РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында»гы Әмере нигезендә 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә биреләчәк.
Яңа түләү үзенчәлеге шунда ки, аның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә акча күчерәчәк.
“3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата - аналарга һәм опекуннарга өстәмә июль аенда 10 мең сум акча автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми", - дип билгеләп үтте Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.
Ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 3 яшькә кадәрге балаларга түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында гариза тапшырганнан соң өстәмә 10 мең сум акча алачак. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар – тиешле гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар хупланган һәм акча күчергән очракта, 10 мең сум өстәмә түләү гаиләгә нинди дә булса гаризасыз бирелә