25 июньдә районыбызда Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 49 сайлау участогында оештырылды һәм иртәнге 8 дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итте. Район башлыгы Александр Никошин тавыш бирүнең беренче кенендә үк балалар иҗат йортында урнашкан 717нче сайлау участогында үзенең гражданлык бурычын үтәде. Районда һәр тавыш бирү участогы коронавирус инфекциясе таралуга каршы санитария чаралары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килүчеләргә ишек тебендә үк битлек, перчатка, бер тапкыр файдалана торган ручка бирелә. Районда өйдә тавыш бирү дә әйбәт оештырылган. Өйдән торып гражданлык бурычын үтәргә теләүчеләр янына сайлау комиссиясе әгъзаларына күчмә урна белән баралар. . Алар шулай ук саклану чаралары: битлек, перчаткалар, ручка белән тәэмин ителә.