"Туган ягым" рубрикасы

2020 елның 26 июне, җомга

С.М. Лисенков исемендәге музей 2004 елның сентябрендә төзелгән, 2008 елның 25 декабре рәсми рәвештә ачылган. Бу чорда музей фондларында ун меңнән артык экспонат саклана.

Музей 1814 елда беренче гильдия сәүдәгәре Лисенков Сергей Михайлович тарафыннан төзелгән бинада урнашкан. Аның оныгы Анатолий Яковлевич Михеев космик тармакта эшли. Космонавтның бабасы Владислав Волков,шулай ук илнең аэрокосмик тармагында эшләүче тугыз фән докторы Әлки районыннан чыккан. Алар ярдәмендә  Татарстанда беренчеләрдән булып, бездә әһәмияте буенча уникаль Космонавтика залы ачылды. Безнең музей РФ космонавтика музейлары ассоциациясенә кабул ителде.

Әлки җире-Кама аръягындагы борынгы цивилизация үзәкләренең берсе. Аның бай тарихы турында күпсанлы археологик табылдыклар, шулай ук палеолиттан башлап сакланган тарихи һәм мәдәни ядкярләр сөйли. Музей коллекциясе-археология, нумизматика, этнография, табигый-фәнни коллекцияләр, техника тарихы, гамәли сәнгать, скульптура, графика, рәсем сәнгате эшләнмәләре, сирәк китаплар, документлар, ата - бабаларыбызның кораллары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International