Игътибар! Мошенниклык очраклары теркәлгән!

2020 елның 27 июне, шимбә

Әлки районында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар ярдәмендә мошенниклык очраклары теркәлгән.

Гражданнарны 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләнгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ түләнгән суммага киметә дип ялган хәбәр язалар.

Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасының Әлки районындагы өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә һәм гражданинның тупланма пенсия күләменә берничек тә йогынты ясамый, дип искәртә. Әлеге басмалар-мошенниклар эше.

Шикле барлык очракларда да Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасының Әлки районындагы әлкилеләргә Пенсия фондына 2-17-04. 2-17-05, 2-00-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International