«Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне – оптимизм һәм яшь дәрт, үз-үзеңә ышаныч һәм мөстәкыйльлек бәйрәме белән котлыйм. Яшьлек-һәр кеше тормышында иң матур вакыт. Яшь әлкилеләр талантлы, эшлекле, энергияле. Туган якның, илебезнең бүгенге һәм киләчәге сезнең актив тормыш позициясе, тәвәккәллек, тиешле карар кабул итә белү, кече Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык белән бәйле.
Сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет, ныклы белем, тормышта үз урыныгызны табуыгызны, хезмәтегездә уңышларга ирешүегезне, үз алдыгызга куелган максатларга ирешүегезне телим".