Марат Җәббаров: “Кыр көне" Татарстанда 2020 елның 2 июленнән 4 июленә кадәр ачык һавада узачак

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында чәчүлекләрне нәтиҗәле файдалану турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, "республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлеге үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле".

 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

 

Марат Җәббаров сүзләренчә, Дәүләт программасы нигезендә 2020 елга игенчелек буенча индикаторлар билгеләнгән.

 

Марат Җәббаров Дәүләт программасы кысаларында 2020 елга игенчелек буенча индикаторлар билгеләнүен искәртте. Бу бөртекле культураларның тулай җыемы — 4,1 млн тонна, майлы культуралар — 286 мең тонна, бәрәңге — 1,1 млн тонна. Әлеге индикаторларга агросәнәгать комплексы тармагы 3,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

 

«Әлеге максатларга ирешү өчен барлык чәчүлек мәйданнарын узган елгы дәрәҗәдә (2,8 млн га) саклап калырга кирәк, шул исәптән бөртеклеләр мәйданы кимендә 1,5 млн га булырга тиеш. Агымдагы елда да без аларны саклап кала алдык, хәзер уңышны арттыру өстендә эшлибез», — диде Марат Җәббаров.

 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бүген республикада чәчүлекләрнең 2 % тирәсе эшкәртелми. Әлеге мәйданнар күбесенчә Казан тирәсендәге районнарда урнашкан. "Муниципаль район башлыклары белән атна саен әлеге проблемалы җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча эш алып барабыз. Көзгә нидер хәл итәрбез дип өметләнәбез", - диде ул.

 

Агымдагы елда республикада ике юнәлешкә басым ясалды: туфракны җәелдерү аша җанландыру (известьлау программасы), уңыш формалаштыру процессы белән идарә итү.

 

Республикада әче туфракларның чагыштырма авырлыгы югары булу сәбәпле (42%) сөрүлек көтелгән нәтиҗәләр бирми. Агымдагы елда известьлау буенча индикатор-80 мең га, узган елга карата 40% ка арткан.

 

Туфракның ачылыгы турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров шуны билгеләп үтте: быел чыгымнарның 80 проценты төбәк һәм федераль бюджетлардан кайтарылачак. Бу юнәлештә федераль программа 2024 елга кадәр эшләячәк.

 

Районнар, әче туфракның чагыштырма авырлыгы зур булуга карамастан, зур булмаган мәйданнарны гына  известьләргә планлаштыралар: әйтик, Түбән Кама районында әче туфрак 60% ын тәшкил итә, тик алар бары тик 2,3% ын гына известьларга планлаштыра. Марат Җәббаров бу мәсьәләгә игътибар итәргә, районнарда контроль өчен җаваплы белгечне беркетергә тәкъдим итте.

 

Уңышны тиешле технологик дәрәҗәдә формалаштыру стационар эретмә төеннәреннән башка мөмкин түгел. «Без үз алдыбызга республикада сөрүлек җирләре 500 гектардан артык эшкәртүдә 500ләп эрмә төен булдыру бурычын куйдык, бу басуга сибеләчәк су тиешле әзрлек  узар өчен кирәк», – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы башлыгы.

 

Бүгенге көндә республика хуҗалыкларының яртысы диярлек бу бурычны хәл итте. Әтнә, Минзәлә, Кукмара, Аксубай, Балтач, Кайбыч һәм Саба районнары бу мәсьәләгә җаваплы карый. Инвестиция компанияләре арасында:«Татагролизинг» АҖ, «АгроИнвест» АҖ, «Ак Барс» ХК АҖ, «Август-Мөслим»АФ ҖЧҖ компанияләре.

 

Шул ук вакытта Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында нормаль эшләүче бер генә эретмә төене дә юк.

 

"Әлеге эретмә төеннәренең тулы канлы эше саклагыч чараларның сыйфатын гына яхшыртып калмыйча, препаратларда җитди экономия дә бирә. Кем әле дә төземәгән –алар өчен ел бушка үткән дигән сүз. Районнар киләсе елның язында аларны куллана башлар өчен эретмә төеннәрен монтажларлар дип өметләнәбез», - диде Марат Җәббаров.

 

Ахырда министр аграрчыларны "Татарстанда Кыр көне - 2020" агросәнәгать күргәзмәсенә чакырды. Чара 2020 елның 2-4 июль көннәрендә Лаеш муниципаль районында ачык һавада узачак. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының 100гә якын яңа перспективалы сортлары һәм гибридлары, авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк. Чараның максаты-тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле элемтәләрен ныгыту һәм җитештерүчеләр һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләр арасында элемтәләр урнаштыру.

 

Лидеры молодежной политики Татарстана приглашаются к участию в конкурсе на получение жилья по программе социальной ипотеки

Лидеры молодежной политики Татарстана приглашаются к участию в конкурсе на получение жилья по программе социальной ипотеки

В республике проводится конкурс среди лидеров молодежной политики Республики Татарстан на получение жилья по программе социальной ипотеки в РТ. Организатором конкурса выступает Региональная молодежная общественная организация  «Лига студентов Республики Татарстан» совместно с Государственным жилищным фондом при Президенте РТ и Министерством по делам молодежи РТ. 

К участию допускаются нуждающиеся в улучшении жилищных условий граждане в возрасте от 18 до 30 лет: активисты молодежных организаций, органов студенческого самоуправления,  специалисты по работе с молодежью образовательных учреждений, молодые ученые в возрасте до 35 лет. Обязательным условием являются достижение заявителя в сфере молодежной политики, образования и воспитания молодежи Республики Татарстан.

Важным критерием участия выступает платежеспособность и наличие стабильного совокупного дохода заявителя для своевременного погашения ежемесячных платежей​, так как в случае победы в конкурсе первоначальный взнос за выбранную квартиру составляет не менее 10% от общей стоимости жилья.

Заявочная кампания проходит по 31 июля текущего года. Подробную информацию об участии в конкурсе и подаче заявки можно узнать по e-mail mol_ipoteka@mail.ru или в группе https://vk.com/mol_ipoteka

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International