Район сайлаучыларының 60% РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.
Әлки районында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвам итә, ул 25 июньнән 1 июльгә кадәр бара. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшли. 4 көн эчендә төзәтмәләр буенча сайлаучыларның гомуми саныннан 60,64% тавыш бирде. Тавышларын биргән 13,65%-ы моны үзләренең өеннән эшләгән. Ә 4,7% ы – ерак торак пунктларда торучы кешеләр. Алар өчен күчмә тавыш бирү оештырылды. Гражданнар күпләп җыелуын булдырмас өчен, теләгән кешеләр бер атна дәвамында – 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала.