Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре 68 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыга карата беркетмә төзеделәр. Шул исәптән исерек хәлдә өч машина йөртүчене тоткарлаганнар. Шуларның берсе Чуаш Кичүеннән, икесе-Базарлы Матактан. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган тәртип бозучылар 1,5-2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.