Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында өмә оештырдылар

2020 елның 30 июне, сишәмбе

29 нчы июнь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында өмә оештырып кайттылар. “Әлеге авылны без инде күптән үзебезгә шефлыкка алдык, шуңа да ел саен чалгыларыбызны, эш коралларыбызны алып, без анда чистарту эшләре башкарырга барабыз”,- диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Әхәтовна. Катюшино – илебезгә Советлар Союзы Герое Гордей Филипповны бүләк иткән авыл да бит әле ул. Шунлыктан, клуб, һәйкәл яннарын җыештыру, авыл эчен, аерым йорт тирәләрен чиста тоту безнең бурычыбыз. Катюшино авылында күбесенчә олы яшьтәге кешеләр гомер кичерә, шуңа да карамастан, күңелләре белән алар әле һаман да яшь.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International