Тиздән Мәүләшә дамбасы буенча юл ачылачак. Күпләр "Базарлы Матак-Мамыклы" җимерелгән автомобиль юлының 11 нче чакрымында хәрәкәтнең кайчан ачылуы белән кызыксыналар. Эшнең күп өлеше башкарылган инде. Юлның машиналар йөрү өлеше дә торгызылды. «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте юлчылары асфальтобетонның түбән катламын җәергә өлгерделәр. Хәзерге вакытта Фәнил Гыйльфанов җитәкчелегендәге бригада өемнәрне юдырмау өчен каплау лотоклары ясау белән шөгыльләнә. Якын көннәрдә әлеге участок хәрәкәт өчен ачык булачак. Хәзерге вакытта анда «Тупик» билгесе куелган һәм хәрәкәт әйләнеп узу юллары буйлап бара.