Татарстанда яшәүчеләрнең бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир участокларында урнашкан бакча һәм торак йортларның дача амнистиясе буенча рәсмиләштерү өчен бер елдан азрак вакыт калып бара. Дача амнистиясеннән файдаланып өлгермәгән татарстанлыларга нәрсә эшләргә кирәклеге турында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова сөйләячәк.
- Лилия Барисовна, исебезгә төшерегез әле, дача амнистиясе кайчан тәмамлана?
- Бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир участокларында төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Нәкъ менә шушы вакытка кадәр татарстанлылар мондый күчемсез милеккә хокукны гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни дача амнистиясе буенча терки ала.
-Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Калган вакыт дәвамында, бакча йортын, шулай ук бакча участогында урнашкан торк йортны милек итеп рәсмиләштерү өчен, йортның техник планын әзерләүче кадастр инженерын чакырырга, 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә, аннан соң, кадастр исәбенә алу һәм торак яки бакча йортына хокукны теркәү турында гариза белән КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән кадастр инженеры әзерләгән Документлар - декларация һәм дискны да тапшырырга кирәк.
- Әгәр татарстанлылар ниндидер сәбәпләр аркасында дача амнистиясеннән файдаланмый икән, ул тәмамланганнан соң алар өчен нәрсә үзгәрәчәк?
Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында гражданнар моны 2021 елның 1 мартына кадәр эшләп өлгерми икән, җирле үзидарә органына, кирәкле документлар бергә, күчемсез милек объектын төзи башлау турында белдерү, ә аннан соң төзелеш тәмамлануы турында хәбәр бирергә туры киләчәк. Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, граждандан төзелеш тәмамлану турында хәбәр алынганнан соң 7 эш көне эчендә һәм башка кирәкле мәгълүматларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектына милек хокукын теркәү өчен документлар тапшырырга тиеш. Моның алдыннан алар торак йортны яки бакча йортын закон таләпләренә туры килү-килмәүгә тикшерәчәкләр.
- Билгеле булганча, дача амнистиясе буенча бакча йортларын гына түгел, башка күчемсез милек объектларын да рәсмиләштереп була бит?
- Чыннан да, хәзерге вакытта бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортлары гына гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерелә. Гадиләштерелгән тәртиптә шулай ук гражданга Җир Кодексы үз көченә кергәнче, 2001 елның 30 октябренә кадәр сроксыз файдалануга яки гомерлек мирас итеп бирелгән җир кишәрлегенә милек хокукын рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданинның кулында мондый участокка хокук билгели торган документ: таныклык, шартнамә яки җир кишәрлеген вакытыннан алда файдалануга яки гомерлеккә мирас итеп бирү турында нинди дә булса акт, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә һ. б. булырга тиеш. Хокук билгели торган документны, милек хокукын теркәү турындагы гариза белән бергә, дәүләт пошлинасын 350 сум күләмендә түләп, КФҮнең теләсә кайсы офисына тапшырырга кирәк.
- Күптән түгел гаммәви мәгълүмат чараларында дача амнистиясен 2022 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим итәләр дигән мәгълүмат пәйда булды…
Чыннан да, дача амнистиясен озайту мөмкинлеге турында мәгълүмат пәйда булды, Росреестр адресына кешеләрдән коронавирус ситуациясе аркасында дача амнистиясен озынайту үтенечләре килде. Әгәр мондый карар кабул ителсә, без бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. Шул ук вакытта 2018 елның августыннан шәхси ярдәмче хуҗалык һәм ИЖС җирләрендә урнашкан күчемсез милек объектлары өчен гадиләштерелгән тәртип түгел, ә Хәбәр итү тәртибе гамәлдә булуына игътибар итәм.