Әлки районында сөткә бәя бераз төште

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Районда соңгы вакытта сөткә бәя бераз төште. Түбән Әлкидәге эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов кабул итү пунктында аны 19 сумнан, Базарлы Матакта 18 сумнан алалар. Җәй- мул сөт чоры. Әмма сөт эшкәртүчеләргә бу вакытта продукцияне түбәнрәк бәядән тәкъдим итү артканга, халыктан да арзанракка җыярга туры килә. Авылларда мал асраучылар сөткә бу бәя канәгатьләнерлек диләр. Чөнки җәй айларында малларны ашату чыгымнары кышка караганда күпкә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International