Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 белән зарарлануның тагын 39 очрагы расланган

2020 елның 3 июле, җомга

Авыруларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 23 пациент өйләрендә дәвалана. 3 июльгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 4673 очрагы теркәлгән. 3510 кеше авырудан терелгән, 1146 кеше әле дәвалана. Казан шәһәре мәгълүматы буенча, Әлки районында узган тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International