Елның беренче яртысында район ЗАГС бүлегендә 60 бәбине исәпкә алганнар.Нарасыйларның 41е – малай, 19ы – кыз. Июнь аенда исә яңа туган 13 бала теркәлгән.Елның беренче яртысында 17 бала – гаиләдә беренче, 16сы икенче булып туган. Ишле гаиләләр дә арта. 19 нарасый өченче бала булып дөньяга килгән. Җиде гаиләдә –дүртенче, бер гаиләдә бишенче балаларын алып кайтканнар. Узган айда 4 гаилә төзелгән, ә яртыеллыкта 23 пар никахлашкан. Ни кызганыч, июньдә 5 пар аерылышкан, ә алты айда 13 гаилә таркалган. Тагын бер күңелсез сан – июньдә 26 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән, беренче яртыеллыкта исә 157 кеше вафат булган. Чагыштыру өчен: 2019 елда июньдә район ЗАГС бүлегендә 10 бәби исәпкә алынган, ә яртыеллыкта 49 бала теркәлгән. Июнь аенда 5 пар никахлашкан (ярты елда – 35), 2 пар араларын өзгән (ярты елда – 17), 18 кеше үлгән (ярты елда – 131).