Әлки районы командасы – халыкара бизнес-уены призеры

2020 елның 3 июле, җомга

Роза Нуруллина командасы «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының региональ этабында икенче урынны яулады. Региональ этап нәтиҗәләре буенча «Авыл кызыклары» туристик авыл» командасы «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы эшмәкәрләр» номинациясендә икенче урынны алды.  Роза Нуруллина, Ангелина Мошкова һәм Рафис Гатауллин составындагы команда «Агротуризм» проектын яклады, аның идеясе – районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тур.Уенның Бөтенроссия этабына бары тик җиңүче команда гына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International