Әлки муниципаль районы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2020 елның 4 июле, шимбә

2020 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

-яшен вакытында  көньяк-көнбатыштан исүче җилнең кыска вакытлы15-20 м/с көчәюе белән җил, көндез урыны белән 23 м/с кадәр.

- көндез урыны белән боз.

2020 елның 5 июлендә Казанда урыны белән көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге 15-20 м/с көчәеп яшен, көндез урыны белән боз.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүе яки бина  подъездларында керергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән көчәйгән  очракта алар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил белән каерылган түбә элементлары да куркыныч тудыра.Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә тагы да арта.

7.Йортның  барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне балкон һәм лоджийлардан алырга.

 8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенне кичерегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә ватылулар булырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.

Әгәр яшен  вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнрәк җиргә ятырга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәрүче, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

 Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International