Әлки районы: якташыбызга олы бүләкләр тапшырылды

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Якташыбыз, “Татмелиорация” траст компаниясе генераль директорының финанс һәм хисап эшләре буенча урынбасары Мансур Гайсә улы Нотфуллин күпьеллык намуслы тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан дәүләт бүләкләренә ия булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов указы нигезендә юбиляр “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде. 

Моңа кадәр бераз гына алданрак Мансур Нотфуллин “Россия агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен” алтын медале белән бүләкләнгән иде.

Мансур Гайсә улына 1 июльдә 70 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International