Борискино авыл җирлегендә шәхси сектордагы терлекләр өчен печән әзерләү төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Башкача булуы мөмкин дә түгел авыл халкы 433 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 239ы – савым сыерлары. Моннан тыш, авыл кешеләре 318 баш кәҗә һәм сарык, 13 ат асрый. Кыш килеп тә җитәр, җитәрлек азык запасы булдырырга кирәк.
"Мир” совхозы булган еллардан бирле авыл халкының печәнлек җирләрен төгәл бүлү оештырылган. Еллар узган саен җирләр сизелерлек кимесә дә җирлектә терлекләр саны арта гына бара. Кешеләр авылда акча эшләргә өйрәнде. Ә җирле ит һәм сөт җитештерүчеләрдән натураль продукция сатып алырга теләүчеләр кимеми.
Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина һәр җәйне комиссия төзеп (төркем составында җирле депутатлар да бар) печәнлек җирләрен бүлә, ә бу 50 пай дигән сүз. Сыер хуҗалары үләнне чалгы белән чапкан вакытлар артта калды. Хәзер аларга ярдәмгә заманча техника килде. Тримерлардан тыш, хуҗалыкларда тракторлар да бар. Борискино авылында гына да 15 чапкыч, 10 печән чапкыч (ворошилка), тагын пресслау чаралары да бар.
Җирле авыл хакимияте күп балалы гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга ярдәм итә һәм өйләргә бушлай азык ташый.
Тракторчы Михаил Сычев Иске Әнҗерәдән күп балалы Газизовлар гаиләсе, пенсионерлар Мөбарәкшина Фәния, Овчинников Алексейга өчен печән илтергә өлгергән инде.
Башкача мөмкин дә түгел. Борискино авыл җирлегендә печән әзерләүне дәүләт мөһимлеге эше дип саныйлар бит.