Фаттаховлар гаиләсе үз авылында гына түгел, районда да билгеле. Иске Үргәагар авылыннан Рамил Фәттахов 60-70 тюк печән әзерләгән инде һәм хәзерләвен дәвам итә. Азык әзерләү өчен трактордан файдалана. Рамилнең хуҗалыгында 6 баш сыер бар. Ул көн саен 110-120 литр сөт тапшыра. Шулай ук Сибәгатуллин һәм Гыйматдинов мини-фермаларында печән әзерләү белән шөгыльләнәләр, аларда 8әр сыер асрала.