«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте 60 меңнән артык битараф булмаган татарстанлыны үз рәтләренә берләштерде! Ул катлаулы вәзгыятьтә татарстанлыларны яклау өчен булдырылган.
Шушы көннәрдә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында коронавирус пандемиясеннән зыян күрүчеләргә азык-төлек җыелмалары китерү буенча масштаблы акция тәмамланды. Республиканың 52 меңнән артык кешесе – аз тәэмин ителгән гаилә балалары, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз пенсионерлар, аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәрләр балалары җыелма алды.
Әмма бу пандемия башланганнан бирле ярдәм алган татарстанлыларның гомуми санының аз өлеше генә-хәрәкәттә катнашучылар республиканың 250 меңнән артык кешесенә ярдәмгә килгән.
– Кайнар линиягә һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте сайтына кергән 9319 мөрәҗәгать эшкәртелгән.
- Баш өстендә түбәсе булмаган 2106 кешегә Республика хәрәкәте ярдәме белән кунар өчен җылы урын бирелде.
- 4000гә якын юридик һәм психологик консультацияләр онлайн үткәрелде. Консультация алу өчен гаризаны ярдәмче -16. рф сайтында калдырырга мөмкин.
- 194 050 кайнар төшке аш һәм ифтар-җыелмалар мохтаҗларга таратылды. Инвалидлар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, чит ил студентлары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә