Без райондашларыбыз турында сөйләүче рубрикабызны дәвам итәбез

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Игъламова Рузалия Хәсәнҗан кызы 1965 елның 15 сентябрендә Иске Алпар авылында туа. 1972-1982 елларда Иске Алпар урта мәктәбендә укый. 1982 елда агроном - оештыручы белгечлеге буенча Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1984-1986 елларда Рузалия Хәсәнҗан кызы авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшли. 1986 елда Ташбилге авылына кияүгә чыга. 23 ел анда Райпо кибетендә сатучы булып эшли. Рузалия Хәсәнҗан кызы Россия почтасына 2007 елда урнаша. 13 ел инде Ташбилге авылында почтальон булып эшли. Рузалия Хәсәнҗан кызы җаваплы һәм намуслы хезмәткәр, үз вазыйфаларын төгәл һәм дөрес башкара. Хезмәттәшләре арасында да, клиентлар арасында да ихтирамы зур . Рузалия Хәсәнҗан кызы игелекле, ярдәмчел кеше. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерделәр, хәзер алты онык тәрбияләүдә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International