Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Шәйхетдинов Исламетдин Сәлахетдин улына 90 яшь тулды. Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.