Җиңүче дипломы белән Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе бүләкләнде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү эшен оештыруга, ватандашларыбызның батырлыгын пропагандалауга, егетләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәткә әзерләүгә зур өлеш керткәне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Россия патриотларын үстерәбез. Яшибез һәм хәтерлибез" Бөтенроссия конкурсында актив катнашканы өчен Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Әлеге конкурста катнашкан өчен мактау грамотасы белән Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Госмановна да бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International