Әлки муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразлары. 2020 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә (Казанда иртән һәм көндез) начар метеорологик күренешләр көтелә:
- яшен;
-яшен вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр (Казанда 16-21 м/с);
-локаль боз. 2020 елның 10 июленә алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, урыны белән кыска вакытлы көчәю 14 м/с, яшен булганда 18-23 м/с.
Минималь һава температурасы төнлә +21..+23˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.
Эссе көннәрдә нишләргә?
Эссе көннәрдә
2020 елның 9 июле пәнҗешәмбе
Җәйнең чын челләсе башланды. Күпләр эсседән ничек качарга белми аптырый. “Ләйсән” йөзү бассейны җитәкчесе Айтуган Вафин андый көннәрдә су коенырга киңәш итә. Районда сулыклар тикшерелгән, анализлар алынган. Тик менә тиешле шартлар тудырылган, коенырга рөхсәт ителгән урыннар юк. Шуңа теләсә нинди сулыкка кереп сәламәтлегеңә зыян салудан сакланырга кирәк. Ә менә Базарлы Матактагы бассейнда коенсагыз, эсседән дә котылырсыз, озак вакыт күтәренке кәеф белән дә йөрерсез. Бассейн көндез 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, ә кичләрен 19 дан 21 сәгатькә кадәр эшли. Бирегә коенырга йөрү өчен табибтан белешмә алып килергә кирәк. Бассейндагы суны Роспотребнадзор белгечләре даими тикшереп тора. Су бөтен таләпләргә туры килә, ягъни сыйфатлы, зарарсызландырылган. Рәхәтләнеп чумыгыз, коеныгыз!