Әлки районында 63 ел бергә яшәгән пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Әлки районында тантаналы шартларда "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале һәм "Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы" истәлек билгесе тапшырылды.

Әлки районында 63 ел бергә яшәгән пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

Гаилә көнендә иң күркәм һәм үрнәк парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Әлеге медаль чирек гасырдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстергән гаиләләргә бирелә. Быел районыбызда бу олы бүләккә Иске Алпар авылында яшәүче Минхарис һәм Сания Гайнетдиновлар лаек булды.

Бүләкләрне Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International