Татарстанда соңгы тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 36 очрагы ачыкланган. Ил буенча үлүчеләр саны 11 мең кешедән артып китте. 36 яңа коронавирус очрагының барысы да контактлар. 14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана. 10 июльгә (арту буенча) Татарстанда 4929 COVID-19 очрак теркәлгән. Бу чорда 3767 кеше (расланган диагноз белән), шул исәптән узган тәүлектә 33 кеше терелде.
Соңгы тәүлектә Әлки районында COVID-19 зарарлану очрагы ачыкланмаган.