Әлки районы Яңа Чаллы авылында үзара салымга юл салалар

2020 елның 10 июле, җомга

Яңа Чаллы авылында су башнясына кую өчен “Лоцман” автоматы сатып алганнар. Иске Чаллы авыл җирлегендә насос двигательләре белән идарә итү һәм саклау буенча заманча станция урнаштырылмаган шушы бер генә башня калган булган. Авыл җирлеге башкарма комитеты эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов белән вак таш кайтаруга килешү төзегән. Бу җәйдә Яңа Чаллының Совет урамында 400 метр озынлыктагы юл салырга планлаштыралар. Әлеге эшләр үзара салым средстволарына башкарыла. Биредә бу салымны халык үзвакытында түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International