“Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе” МБГББУндә булу

2020 елның 10 июле, җомга

Әлки муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская Әлки районы башлыгы Никошин Александр Федорович белән бергә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булдылар.

Уку кабинетларының саны-24, кабинетлар мультимедиа комплектлары, картиналар һәм предметлар күрсәтмәлеге һәм 95% ка төрле дидактик материаллар белән җиһазландырылган. . 2019 елның апреленнән августына кадәр бинада капиталь ремонт үткәрелде. Азык-төлек блогы һәм спорт залы түбәсенә реконструкция ясалган, бинаның түбәсенә ремонт ясалган, тәрәзә һәм ишек блокларын алыштыру, бизәү эшләре, фасад, инженерлык челтәрләре, отмосткалар ремонтланган. Компьютер, уку җиһазлары, спорт инвентаре, мебель кайтты. Белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудырылган: компьютер классы, мәктәп җиһазлары яңартылган, химия, технология, ашханә өчен җиһазлар куелган, интерактив панельләр, такталар урнаштырылган. Гимназия тулысынча педагогик хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән: барлыгы 37 укытучы, 1 педагог-психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International