“Әлки хәбәрләре”н сатып алырга да була

2020 елның 10 июле, җомга

“Әлки хәбәрләре” газетасын сәүдә нокталары аша сатып алырга да мөмкин хәзер. Газетаның һәр яңа саны “Светофор” сәүдә комплексында, “Шәрык” һәм “Китап дөньясы” кибетләрендә, редакция бинасында эшләүче даруханәдә сатыла. Шулай ук газетаның үзегезгә кирәкле саннарын редакциядә дә сатып ала аласыз. Газетаны болай сату алымы әле яңа кулланыла башлады. Шуңа сездән тәкъдимнәр дә көтәбез. “Әлки хәбәрләре”н сезгә тагын кайсы сәүдә нокталары аша алу җайлы – безгә хәбәр итсәгез иде. (Редакция ватсабы 89393607802)

Тулырак: http://alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/lki-khbrlren-satyp-alyrga-da-bula

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International