95 яшьлек юбилее белән котлау

2020 елның 10 июле, җомга

Әлки районы Иске Камка авылында гомер итүче Шәйхетдинова Халисә Вәли кызына 95 яшь тулды. Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе В.Г. Ярославлев, Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Ф. А. Акберов килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International