Әлкидә сусыл азык мул хәзерләнә

2020 елның 11 июле, шимбә

Район хуҗалыкларында 83 мең 570 тонна сенаж салынды. Иң күп яшел массаны “Хузангай” җәмгыяте терлекчелек комплексына хәзерләгәннәр. Биредә 25 мең тоннадан артык сусыл азык салынган. Карга савым комплексында – 18 мең, Чуаш Кичүендә 13 мең тоннадан артык сенаж запасы тупланган. Кичә хуҗалыкларда 2300 тонна сенаж салынган. Бер үк вакытта печән хәзерләү дә дәвам итә. Районда 4700 тонна печән запасы булдырылган. Бер көндә 242 тонна печән саклауга куелган. Терлек азыгы  хәзерләү эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International