Россиялеләргә пенсияләрне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен июль ахырына кадәр озайттылар, дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтендә.
"Июль ахырына кадәр РПФ пенсия һәм пособиеләрнең аерым төрләрен дистанцион рәвештә билгеләүне, гражданнарга кирәкле мәгълүматларны соратып алуда ярдәм күрсәтүне, элек билгеләнгән пенсияләрне актив рәвештә озайтырга һәм яңадан исәпләүне дәвам итәчәк",-диелә ведомствоның матбугат релизында.
Элегрәк мондый тәртип 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, расланган иде. Бу вакыт эчендә, пенсия фондында билгеләп үтелгәнчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең 70% ы пенсияне дәүләт хезмәтләре Порталы аша рәсмиләштергән яки РПФ сайтында шәхси кабинетта гариза калдырган. Шул ук вакытта пенсионерларның стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләнгәндә исәпкә алына торган иминият булмаган чорлар турында мәгълүматларны Пенсия фондының территориаль органнары булган мәгълүмат нигезендә мөстәкыйль әзерләгән.
Ведомствода, электрон гариза бирү мөмкинлеге булмаса, пенсияне дистанцион рәвештә телефон аша рәсмиләштереп була, дип ассызыкладылар. Бу очракта Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсия рәсмиләштерүгә ризалык алалар, моны махсус актта чагылдыралар, аннары пенсия билгеләү турында гариза формалаштыралар һәм аны рәсмиләштерү буенча алга таба процессларны башлап җибәрәләр. Әмма Пенсия фонды белгечләре беркайчан да шәхси мәгълүматларны, банк картасының СНИЛСын, номерын яки аның ПИН-кодын, шулай ук шәхси кабинетка керү серсүзен сорамый, ПФР матбугат хезмәтенә игътибар иттеләр. Әгәр телефон аша мондый мәгълүматны бирүләрен сорасалар, мөгаен, кеше мошенниклар белән эш итәдер. Пенсия фонды шикле шалтыратуларга яки хатларга ышанмаска һәм караклыкка шикләнгән очракта кичекмәстән аралашуны туктатырга киңәш итә.