Әлки районында кипкән үлән һәм чүп яндыру аркасында янгын чыга язган

2020 елның 11 июле, шимбә

Иске Баллыкүл авылында чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру аркасында чак кына ут чыкмый калган. Янгын күзәтчелеге буенча баш (главный) дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, районда тиешле таләпләрне үтәмичә кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру очраклары булып тора. Янгын сүндерүчеләр быел алты тапкыр шундый фактлар буенча авылларга чыгып ут белән көрәшкәннәр. Берсендә утның торак йортларга күчү куркынычы да булган. Радис Инсапов чүп-чарны закон бозмыйча, дөрес итеп яндыру зарурлыгын искәртә. Аның аңлатуынча:

  1. ачык утны ким дигәндә 30 сантиметр тирәнлектәге һәм бер метрдан да зур булмаган диаметрлы базда гына тергезергә ярый.
  2. Учак барлык корылмалардан – 50 метр, ылыслы урманнан – 100 метр, яфраклы урманнан 30 метр ераклыкта булырга тиеш.
  3. Әйләнә-тирәдәге мәйданны корыган ботаклардан, кипкән үләннән, тиз янып китүчән бүтән материаллардан 10 м ераклыкта чистарту зарур.
  4.  Янәшәдә ут сүндерү өчен кораллар һәм материаллар булсын.
  5. Утны ахыргача күзәтеп торырга, ахырда су салып сүндерергә яисә ком белән күмәргә кирәк.

Калдыкларны янмый торган материаллардан (мичкә, мич һ. б.) ябык савытны яндыру өчен куллансагыз, таләпләр үзгәрә:

чүп-чарны яндыру өчен сыешлык барлык корылмалардан – 25 м, ылыслы урманнан – 50 м, яфраклыдан-15 м;

сыешлык булган мәйданчык коры ботаклардан, киселгән калдыклардан, коры үләннән һәм башка ягулык материалларыннан 5 м чистартылырга тиеш;

янгынга каршы полосаны оештырырга кирәкми; сыешлык янында аның өстән ябарга һәм һаваның утка керүен чикләргә сәләтле металл бит булырга тиеш;

януны контрольдә тотучы кеше яну беткәнче мәйданда булырга тиеш.

 

Чүп-чар яндыру өчен чокыр

Әгәр мичкәгез яки мичегез юк икән, ә чүп-чарны яндырырга кирәк, рекомендацияләр буенча махсус чокыр әзерләгез:

  1. Агач корылмалардан һәм агачлыктан 50 м. читкәрәк китегез.
  2. Диаметры 1м һәм тирәнлеге 30 см дан да ким булмаган чокыр казыгыз.
  3. Әйләнә тирәсендәге мәйданны корыган ботаклардан, кипкән үләннән, тиз янып китүчән бүтән материаллардан 10 м ераклыкта чистартыгыз.
  4. Чистартылган участокның кырыеннан 40 см киңлектәге янгынга каршы полоса әзерләгез (үләнен салыгыз яки аны ком белән күмегез).
  5. Утны сүндерү өчен инструментлар һәм су әзерләгез һәм шуннан соң чокырда чүп-чар яндыра башлагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International