Әлки районында 13 июльдә физика һәм тарих фәненнән 15 укучы БДИ тапшыра

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Бүген урта мәктәп тәмамлаучылар физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. 13 укучы физика буенча белемнәрен тикшерәчәк. Имтихан ике өлештән һәм 32 биремнән тора. Имтиханның озынлыгы 3 сәгать 55 минут. Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 27 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, быел коронавирус пандемиясе аркасында бердәм дәүләт имтиханнарын вузларда укуларын дәвам итәргә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшыра. БДИ 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең районда БДИны 46 кеше тапшыра. Имтиханнар Базарлы Матак урта мәктәбе базасында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International